Нигез ташлары

Гарифулла карт үзенең хатыны Гөлҗиһан белән авылда яши, ә аларның дүрт улы шәһәрдә яши. Һәркайсының үз тормышы, үз юлы...
Көннәрнең берендә алар җыелышып әтиләре йортына кайтып төшәләр, "әтиләре үлем түшәгендә" ята. Шул рәвешле, мөһим мәсьәләләрне чишәр өчен Гарифулла карт аларның барысын бергә җыя. Ә ул проблемалар бик күп икән бит...

Улларының берсе - табиб, берсе – юрист, берсе – министр. Баштагы сөйләшүләреннән алар турында шундыйрак фикер туа: ничек булса да югары дәрәҗәгә ирешергә, күбрәк акча эшләргә. Аларның тормышлары шулай хыялланып үтә шикелле. Әйләнә-тирәләрендә нәрсә булганлыгы турында алар уйлап та карамыйлар. Алар ата-аналарына яхшылык эшләү турында уйлап та карамыйлар. Шул сәбәпле ата белән балалар арасында каршылыклы сөйләшү дә булып ала. Балалар үзләренең хаклы булмауларын аңлыйлар, билгеле, азактан аңлашылганча, танырга гына теләмиләр.

Гарифулла улларына алар кебек дурак булмавын әйтә. Яши белеп яшәгән, туган йортын да ташлап китмәгән, башкалар начар да яшәмәгән.
Ә менә улы Хәлил эчкече, югалган кеше. Ләкин ул һәрвакыт дөрес фикер йөртә, эчкерсез. Ләкин тормышта бернигә дә ирешмәгән. Үз иреге белән яраткан кызы Сәрия белән ташлашкан, Сәрия хәзер аның энекәше Хәлим белән очраша...

Гарифулла балаларына яхшылык кына тели, ләкин аларны аңлый алмый. Аны оныгы Флорид кына аңлый, ул аның белән генә уртак тел таба. Үзенең әйтергә теләгән сүзләрен Гарифулла аның аша җиткерә. Тормыш – тәгәрмәч, ди ул, ләкин тәгәрмәчне шул ук кешеләр әйләндерә. Ләкин шундый итеп әйләндерергә кирәк, ул китереп басмасын. Шул вакытта дөнья да түгәрәк булачак, ди ул оныгына. Карт бөтен өмет балаларда икәнлегенә ышана.

Ул оныгына да шундый сорау бирә: кешегә ни өчен балалар кирәк, нигә ата-аналары аларны үстерә, белем бирә? Нинди максат белән? Үзе үк шул сорауга җавабын да бирә: "Балаларым миннән яхшырак булсыннар. Әгәр киресенчә булса, алар бит миннән алданрак үләчәкләр", - ди ул.Ул оныгына да киңәшен бирә, әгәр син яңа йорт салырга уйласаң, беркайчан да череп, муртаеп беткән фундаментка салма, ди. Чөнки андый фундаментта йорт озак тормаячак, ишелеп төшәчәк. Ә инде яхшы фундамент өстенә берничә тапкыр өй салырга була. Улларын да ул шуның өчен орыша. Әгәр алар нык, сәламәт булсалар, аның нәселе дә озын булачак, дип нәтиҗә ясый ул.
«Нигез ташлары»
Жанр: Мелодрамма
Дәвамы: 2 сәг.
Яшь чикләре: 16+
Автор: Туфан Миңнуллин
Режиссер: Ренат Әюпов - Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Рәссам: Булат Гыйльванов - М.Җәлил премиясе лауреаты

Рольләрдә:
Гарифулла - Нуриәхмәт Сафин, Россиянең атказанган, Татартсанның халык артисты;
Гөлҗиһан - Энҗе Камалиева, Татарстанның атказанган артисты;
Хәмит - Илфат Камалиев, Татартсанның халык артисты;
Гүзәлия - Хәлидә Сөнгатуллина, Татартсанның халык артисты, Рәмзия Закирҗанова, Татартсанның атказанган артисты;
Хәниф - Фәнис Кәлимуллин, Татартсанның атказанган артисты;
Хәлим - Фернат Насыйбуллин, Татартсанның атказанган артисты, Булат Гатауллин, Эльдар Гатауллин;
Фәрдия - Лилия Низамиева, Татарстанның атказанган артисты;
Сәрия - Гөлнара Абитова, Татарстанның атказанган артисты, Фирүзә Зинәтуллина, Тататрстанның атказанагн артисты, Гөлнара Фазылҗанова, Татарстанның атказанган артисты;
Хәлил - Илнар Низамиев, Татарстанның атказанган артисты;
Флорид - Гөлназ Галимуллина, Татарстанның атказанган артисты