ГАЛИЯБАНУ

Бәхетләренә кансыз Исмәгыйль аяк чалган Галиябану белән Хәлилнең мәхәббәте турында бәян итүче татарның Ромео белән Джульеттасы тарихы 100 елдан артык сәхнәдән төшми.
Бәхетләренә кансыз Исмәгыйль аяк чалган Галиябану белән Хәлилнең мәхәббәте турында бәян итүче татарның Ромео белән Джульеттасы тарихы 100 елдан артык сәхнәдән төшми. Әлеге драманы татар халкы шулкадәр ярата ки, аның сюжетына татар композиторлары күп тапкырлар мөрәҗәгать итә: мәсәлән, Мансур Мозаффаров һәм Әхмәт Ерикәйнең шул исемдәге операсы, Салих Сәйдәшевнең спектакльгә язган увертюрасы.
"Галиябану" пьесасы Оренбургта яшәүче татар драматургы Мирхәйдәр Фәйзи тарафыннан 1916-17 елларда язылып, беренче тапкыр Казанда 5 ел узгач кына басылып чыга. Пьесаның сюжеты шунда ук театр әһелләрен җәлеп итә, һәм 1917 елның 19 нчы мартында Оренбургның "Ширкәт" труппасы (1915-1919 елларда Оренбургта эшли, җитәкчесе Вәли Мортазин-Иманский) авторның караламасына нигезләнеп беренче тапкыр спектакль куя. Оренбурглылардан соң 1918 елда танылган "Сәйяр" труппасы да әлеге пьесага алына (Галиябану – А.Синяева, Хәлил – А.Айдаров, Бәдри – Г.Кариев, Исмәгыйль – Х.Колмәмәтев). Ул тиз арада популярлык казана һәм әлеге сюжетка Троицк, Чиләбе, Әстерхан һәм Казанның татар театрлары да мөрәҗәгать итә.

Спектакльнең Казандагы тарихы, гомумән, пьесаның сәхнә яшәеше һәм милли музыкаль театр елъязмасы шулай башланып китә.
"Галиябану"
Автор: Мирхәйдәр Фәйзи
Режиссер: Ренат Әюпов - Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Рәссам: Булат Гыйльванов - М.Җәлил ис. дәүләт премиясе лауреаты
Музыкаль бизәлеш: Рөстәм Нәбиев
Балетмейстер: Флера Янышева
Хормейстер: Лилия Зәйнуллина
Пластика: Рөстәм Фәткуллин - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре
Жанр: Музыкаль драма
Дәвамы: 1 сәг. 40 мин.
Яшь чикләре: 12+