Керпе малае дуслар эзли

Нәни тамашачыларны әтисе һәм әнисе белән яшәүче сөйкемле Керпе белән очрашу көтә. Керпенең туны чәнечкеле булганга, дуслары аның белән уйнаудан баш тарталар. Чөнки аның энәләре тирә-яндагыларга комачаулык итә. Кәефе төшкән җанвар, беркемгә дә кыенлык китермәс өчен тунын салып атарга карар итә, ана-аналар сүзен колагына элми. Ләкин тунсыз да берни барып чыкмый: җәнлекләр Керпене танымыйлар һәм куып җибәрәләр. Мескен бәләкәч кәефе төшеп урманга китә. Юлында үзе кебек үк ялгыз Төлке баласына тап була. Алар дуслашып китәләр һәм, әтисенең нәни җәнлекне ашарга нияте барлыгын башына да китермичә, Төлке баласы Керпене кунакка алып кайта.
"Керпе малае дуслар эзли"
Автор: Рафис Корбан
Режиссер: Альберт Гаффаров
Рәссам: Булат Ибраһимов - М.Җәлил ис. премия лауреаты
Композитор: Фуат Әбүбәкеров - Татарстанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Балетмейстер: Наилә Фәткуллина
Жанр: Музыкаль әкият
Дәвамы: 40 мин
Яшь чикләре: 6+