"Әйт әле, күбәләк"

Пьесада тасвирланган вакыйгалар ике чорны – Габдулла Тукайның кечкенә чагы – Апуш чорын һәм инде җитлеккән шагыйрь – Тукай чорын үз эченә ала. Вакыйга Тукайның туган авылы Кушлавычта, чишмә буенда бара. Пьесаның геройлары бәләкәй Апуш һәм Тукай һәм аның шигырьләрендәге персонажлар: Күбәләк, Сандугач, Карлыгач, Шүрәле, Каракош, авыл эте Акбай һ.б. күбәләкләр, карлыгачлар.

Башта сәхнәдә Тукай образы пәйда була, ул үзенең ямьсез дә, күңелсез дә, әмма шул ук вакытта кызык үткән балачагы турында, гомумән, туганнан алып сигез яшькә кадәрге тормышын бәян итә.

Ә алга таба инде сәхнәдә Апушның балачагына кайтыла. Ул Кушлавычта, һәрвакыттагыча чишмә буена килә, ул күңелсез, чөнки ятим булганлыктан, аны менә-менә авылдан алып китәргә тиешләр. Шуңа күрә ул моңсуланып утыра, шулвакыт аның янында Күбәләк пәйда була. Күбәләк сөенеп-шатланып, чәчәктән-чәчәккә кунып уйнап йөри, әмма ул да Апушның моңланып утыруына игътибар итә. Бу, билгеле инде, аңа охшамый. Бии-бии йөри торгач, ул Кыз балага әверелә. Аннан соң алар кара-каршы җырлашып алалар. Күбәләк ничек тә булса Апушның күңелен күрергә тырыша. Ятим булганга күңелендә шатлык юк аның, ә Күбәләк үз мисалында аны ничек тә булса сөендерергә, шатландырырга тырыша. Аларга әкренләп Авыл эте Акбай, Сандугач, Шүрәле кушылалар. Һәрберсе ничек булса да Апушның күңелен күрергә тырыша. Шүрәле хәтта биеп тә җибәрә.

Шулвакыт явыз Каракош пәйда була, ул аларның сөенешеп җырлауларына, шатланышуларына ачулы. Ул Апушны имгәк дип атый. Ул үзенең явызлыгы, усаллыгы белән күбәләкләрне дә, Апушны да, гомумән, барысын да куркытырга тели. Әмма явызлык беркайчан да җиңә алмый. Бу очракта да яхшылык өскә чыга. Каракош Апушка яный башлагач, Күбәләк, кошлар, Шүрәле һәм Акбай бергәләп Каракошка каршы көрәшкә чыгалар һәм аны куып җибәрәләр. Бераздан Апушны Казанга алып китәргә дип киләләр. Сандугач та, Шүрәле дә, Карлыгач та, Акбай да, Күбәләк тә аның белән җылы гына хушлашалар һәм аның зур кеше булып авылга кайтачагына ышануларын белдерәләр. Апуш, бәләкәй Габдуллаҗан алар белән саубуллашып китеп бара.
Вакыйгалар күп еллар узгач, шул ук чишмә буенда, Апуш инде Тукай, ягъни танылган шагыйрь булып җитлеккәч дәвам итә. Сандугач, Күбәләк, Шүрәле, Карлыгач Тукайның кайту хәбәрен алгач, чишмә янына җыелышалар. Болар инде башка сандугачлар, карлыгачлар, Шүрәле генә һаман да шул ук, Күбәләк тә инде башка күбәләк. Алар кызыксынып, шатланышып, матур җырлар җырлап Тукайны каршы алалар.

Тукай үзе генә калып су буенда яшьлеген, балачагын искә тзөшереп утыра. Сандугачлар аңа комачауламыйлар. Шулвакыт үз күләгәсе белән кояшны каплап Каракош пәйда була. Алар үзара сөйләшәләр, Каракош Тукайны куркытырга теләвен яшерми. Әмма Карлыгач кабат аны куып китә. Тукай үзе генә кала. Һәм кинәт аңа кемдер дәшә. Тукай үзенең балачагы – Апуш белән очраша. Апуш Тукайга рәхмәт әйтә. Тукай исә үзенең кеше булып җитлегүендә бер Ходайга һәм кешеләргә рәхмәт әйтергә кирәклеген белдерә. Тукай Апушка үзенең үтенечен белдерә – дусларын җыеп, үзенең балачагында уеннарны уйнавын сорый. Карлыгач, сандугач, Күбәләк, Акбай һәм Шүрәле Апуш янына җыелышып, алар шау-гөр килеп уйный башлыйлар. Тукай аларны читтән генә күзәтеп тора.

Бераздан ул сәхнә алдына килә. Ут аны гына яктырта. Тукай үз янына Күбәләкне чакырып алып, алар Кеше гомере, Күбәләкләр гомеренең кыскалыгы турында сөйләшәләр.

Соңгы сүз итеп Тукай Кеше үзенең менә шушы кыска гына гомерендә бөек эшләр эшләп өлгерергә тиешлеге турында әйтә. Аның уйлары – иле, җире, милләте турында. Аны Казанда көтәләр, ул киләчәккә зур өметләр баглап, яктылыкка кереп китә. Җыр аны озатып бара.
"Әйт әле, күбәләк"
Жанр: музыкаль мистерия
Дәвамы: 40 мин
Яшь чикләре: 6+
Автор: Туфан Миңнуллин
Режиссер: Ренат Аюпов - Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Рәссам: Сергей Скоморохов - Татарстанныңатказанган сәнгать эшлеклесе,М.Җәлил ис. премия лауреаты, Татарстанның халык рәссамы.
Композитор: Эльмира Галимова - М.Җәлил ис. премия лауреаты,Халыкара музыкаль фестивальләр лауреаты
Пластика буенча режиссер: Рөстәм Фәткуллин - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре

Рольләрдә:
Апуш - Алия Кәлимуллина, Татарстанның атказанган аритсты, Гөлназ Галимуллина
Акбай - Эльвира Җаббарова
Апушның абыйсы - Фернат Насыйбуллин, Татарстанның атказанган аритсты
Күбәләк - Альбина Гайзуллина, Татарстанның атказанган аритсты
Су анасы - Алсинә Закирова
Кәҗә - Диләрә Зиннатова
Сарык - Рәис Әхмәтзакиров
Шүрәле - Рузанна Хәбибуллина
Сандугач - Алсу Файзуллина
Каракош - Әминә Галиева