Super светофор

Светофор Светофорович үзенең тылсымлы таягы ярдәмендә геройларны балачакларына кайтара. Төп геройлар Айдар һәм Алена кечкенә вакытта Юл йөрү кагыйдәләрен бозганнар: алар югалган этләрен эзләгәндә ярамаган урында юлны чыкканнар, әти-әниләрен һәм машина йөртүчеләрне бик нык борчуга салганнар. Ике укучының мавыктыргыч һәм куркыныч маҗараларының нәрсә белән тәмамлануын курчаклар сөйли.

Спектакль ЮХИДИ идарәсе белән берлектә куела, ул балаларга юлда йөрү кагыйдәләрен аңлата.
«Super светофор»
Автор: Аманулла
Режиссер: Илфат Камалиев - Татарстанның атказанган артисты
Рәссам: Марат Сәхибгәрәев
Костюмнар буенча рәссам: Марат Сәхибгәрәев
Композитор: Эльмир Низамов - Халыкараи һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты, М. Җәлил, Д. Сираҗиев премияләре иясе
Жанр: Маҗаралы сәяхәт
Дәвамы: 40 мин
Яшь чикләре: 0+