БАШМАГЫМ

Кәрим бай Түбән Новгород ярминкәсендә үз товарын уңышлы гына сатып, һәрвакыттагыча, бәйрәм оештыра. Ә икенче көнне аны талаганнары ачыклана...
товар сатудан кергән табышны гына түгел, ә бәлки Зыя байдан бурычка дип алган 58 мең сумлык вексельләрне дә урлаганнар. Зур суммада акча югалтудан "башын югалткан" Кәрим бай очраклы рәвештә генә Түбән Новгородта Казанга китеп баручы Зыя бай белән очраша. Зыя бай исә Казанда үзенә дүртенче хатын эзләргә җыена имеш.

Кәрим байны талауларын белеп алган Зыя бай аңа үзенең шушы югалган вексельләр исәбенә Кәрим байның кече кызы Сәрвәргә өйләнә алуын сиздерә. Кәрим бай мондый тәкъдимнән баш тарта. Ләкин шунда ук 58 мең сумлык вексельләрне барыбер кайтарып бирергә туры киләчәген исенә төшереп, үзенең карарын үзгәртә: Сәрвәрне зыя байга кияүгә бирергә ризалаша. Кәримнең ризалыгын алган Зыя бай кәләшкә вәгъдә бүләге буларак 500 сумлык бик матур башмаклар биреп җибәрә.

Казанга кайткач, Кәрим бай кызына бу башмакларны үзенең бүләге буларак тапшыра. Кызына һәм хатынына аларны сатып алу бик авыр булганлыгын сөйли. Бернәрсә дә сизмәгән Сәрвәр чын күңелдән бүләкне сөенеп кабул итә...

Ә хатынына Кәрим бай серне чишәргә мәҗбүр була, ул Фәхриягә ярминкәдә үзен талауларын, ә менә ярлы булып калмас өчен, Сәрвәрне Себер бае Зыяга кияүгә бирергә ризалашуын хәбәр итә. Һәм бу башмаклар "кияү бүләге" булуын да яшерми. Җиһан карчык аларның сөйләшкәннәрен яшеренеп тыңлап тора һәм барысы хакында да Сәрвәргә мәхәббәт хатлары юллаучы Галимҗанга хәбәр итә. Ул Галимҗанга бу башмакларны урларга киңәш итә. Әтисенең планнарын белеп алган Сәрвәр Зыя байга дүртенче хатын булырга риза түгеллеген белдерә һәм килеп утган хәлдән чыгу юлларын эзли башлый. Аңа Җиһан карчык ярдәмгә килә.

Бер-берсенә бер күрүдә гашыйк булган Галимҗан белән Сәрвәр үхз бәхетләре өчен бергәләп көрәшәләр. Нәтиҗәдә, мәхәббәт җиңеп чыга. Яшьләр бергә калалар.
"Башмагым"
Автор: Таҗи Гыйззәт, Җәүдәт Фәйзи музыкасы
Режиссер: Ренат Әюпов - Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Рәссам: Сергей Скоморохов - Татарстанныңатказанган сәнгать эшлеклесе,М.Җәлил ис. премия лауреаты, Татарстанның халык рәссамы
Музыкаль бизәлеш, аранжировка: Азат Хөсәенов - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Балетмейстер: Венер Хәмитов
Хормейстер: Лилия Зәйнуллина
Пантомима һәм трюклар: Рәзил Фәхертдинов
Жанр: Музыкаль комедия
Продолжительность: 2 часа 30 мин
Возраст: 12+