Ак Барс маҗаралары

"Ак барс маҗаралары" әкияте - дуслык, рух ныклыгы һәм көтелмәгән җиңүләр, барс һәм куркак куян турында. Куркак Куянны мәктәптә кыерсыталар. Ә аның көчен күргәч, барс куянны бокс тренировкасына алып бара, аны боксчы ясарга уйлый. Ак барска Янут, тренер ярдәмгә киләләр. Бик күп тырышканнан соң, Куян куркактан чын боксчыга әверелә.

Спектакль аша балалар спорт белән шөгыльләнергә, максатларга ирешергә, дусларга таяныч була белергә өйрәнә.
"Ак Барс маҗаралары"
Автор: Хәбир Ибраһим
Режиссер: Ренат Әюпов -Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Рәссам: Дмитрий Хильченко
Композитор: Фуат Әбүбәкеров - Татарстанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Балетмейстер: Эльмир Сөләйманов
Жанр:Маҗаралы сәяхәт
Дәвамы: 40 мин
Яшь чикләре: 0+