Сөнгатуллина Халидә Мәгъфүрьян кызы
Татарстан Республикасының атказанган артисты (2008 ел).
Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы.
1965 елның 2 августында Башкортостан республикасының Илеш районы Этәй авылында туа.
Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый.
Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында 1989 елның сентябреннән эшли.
Рольләре
- Роза – «Сандугачлар килгән безгә" (И.Юзеев, 1989);
- Куян, Шүрәле, Аю – «Тозакка төшкән аучы» (Н.Дәүли, 1989);
- Үги кыз Мәфтуха – «Үги кыз» (Ә.Әхмәт, 1990);
- Гөлфинә, Сәрвиназ – «Уеннан уймак» (Ш.Зәйни, 1990);
- Гөлчәһрә – «Атылган йолдыз» (Ф.Бәйрәмова, 1991);
- Бурсык, Тиен – «Кадерне белмәүче бурсык» (Н.Новосельская, Ә.Камал тәрҗ, 1992);
- Гөлнур, Луиза – «Хыялдагы дөнья» (Ф.Галиев, 1993);
- Рәхилә – "Беренче мәхәббәт" (Х.Вахит, 1993);
- Баян – «Оят төне» (Б.Мукаев, Н.Сафин тәрҗ. 1993);
- Суфия – «Кырларым-тугайларым» (Т.Миңнуллин, 1994);
- Көрән, Куян – «Керпе малае дуслар эзли» (Р.Корбан, 1995);
- Җиһан – «Башмагым» (Т.Гыйззәт, 1995);
- Зәйтүнә – «Тайгак кичү» (И.Сәлахов, Ф.Галиев инс., 1996);
- Убырлы – «Мисс Убырлы» (Ф.Галиев, 1997);
- Нина – "Без барабыз, барабыз" (Н.Коляда, 1998);
- Вершанская, Руднева – «Кызлар-йолдызлар» (Ш.Рәкыйпов, Ф.Хәбибуллин инс., 1998);
- Анна Николаевна – "Дөреслекме бу?" (Н.Бикбулатова, 1999);
- Разыя – "Мәхәббәт өчпочмагы" (Ф.Галиев, 1999);
- Хуҗабикә – "Босния хатыннарына мәрсия" (Н.Араз. 1999);
- Ана – "Хикмәт бабай хикмәтләре" (А.Гаделшин, 2000);
- Ана – «Шүрәлеләр ни атлы?» (Г.Гыйльманов, 2000);
- Пернль – «Тартюф» (Җ.-Б.Мольер Н.Исәнбәт тәрҗ., 2001);
- Хәлимә – "Моңлы ядкарь" (Аманулла, 2001);
- Убырлы – "Светофорда кунакта" (Аманулла, 2002);
- Мәрфуга – "Узма яшьлек заяга" (Ф.галиев, 2002);
Чичинур – "Мияубәк һәм Чичиетта" (Ф.Галиев), 2002;
- Демони – «Гүзәл Аппаксылу» (Р.Сәгъди, 2001);
- Мияубикә – «32 нче март» (Р.Садриев, М.Сафин, 2002);
- Су анасы – "Алтынбәк һәм Су кызы" (М.Гыйләҗев, 2002);
- Жозефина – "Иске курчакларда Яңа ел" (Р.Сәгъди, 2003);
- Кыз – "Тапкыр егет" (Д.Аппакова, 2003);
- Кошлар – «Сак-Сок» (Р.Батулла, 2003);
- Хатын – «Көзебезнең язы» (Р.Шәриф, 2003);
- Күрше хатын – "Бичаракай" (Р.Батулла, 2004);
- Чуар тавык – "Килмешәк" (Х.Ибраһим, 2004);
- Бия, Ана – "Алмачуар" (Ф.Галиев, 2004);
- Хаҗия – «Кыю кызлар» (Т.Гыйззәт, 2004);
- Әби – "Кар иле патшабикәсе" (Е.Шварц, 2004);
- Екатерина Павловна - «Сержант» (И.Сираҗи, 2005);
- Бъре – "Гашыйк буласым килә" (Т.Миңнуллин, 2005);
- Халык – "Серле балдак маҗаралары" (М.Закирова, 2006);
- Сәхипҗамал Волжская – «Печән базары» (Р.Аюпов, 2006);
- Гонерилья – «Король Лир» (У.Шекспир, 2006);
- Дая – «Йосыф-Зөләйха» (К.Гали, Н.Гайнетдин инс., 2007);
- Миссис маймыл – "Урман клаб" (И.Зәйниев, 2007);
- Җәваһирә Сәлахова – "Умырзая" (Р.Харис, 2008);
- Камилә – "Ир, егет, чибәркәй һәм тәрәзә" (Люкс № 13)"(Рей Куни, Х.Ибраһим тәрҗ., 2008);
- Кәҗә – " Бүре һәм Кәҗә" (Р.Корбан, 2008);
- Убырлы – "Кышкы әкият" (Ш.Фәрхетдинов, 2008);
- Фисалия – «Ничек миллионер булырга?» (М.Гыйләҗев, 2009);
- Галимәбану – «Галиябану» (М.Фәйзи, 2009);
- Убырлы – "Җиде кыз" (Н.Исәнбәт, 2011);
- Гүзәлия – «Нигез ташлары» (Т.Миңнуллин, 2012);
- Тренер – "Ак Барс маҗаралары" (Х.Ибраһим, 2012);
- Миңзифа – "Кичер мине, әнкәй" (РБатулла, 2015);
- Халык – "Артист" (Р.Зәйдулла, 2016);

Котлаулар
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе белән бүләкләнә (2012 ел).

Татарстан Республикасы Хөкүмәте ГРАНТының «Таяныч һәм авторитет» номинациясендә җиңүче (2013 ел).