Сәгыйтова Гүзәл Рәмзил кызы
Башкортстан республикасының Шаран районы Түбән Заит авылында туа.

2004 елда "Филология " белгечлеге буенча Башкорт дәүләт университетын тәмамлый, 2007 елда шул ук белгечлек буенча аспирантураны бетерә.

2008-2018 елга кадәр "Татарстан – Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең алып баручысы, редакторы.

2012-2018 еллар – Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе доценты, татар теле кабинетын җитәкчесе.

2018 елның 5 сентябреннән – Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры.

Филология фәннәре кандидаты.
«Калеб» яңа буын җыены җитәкчесе.
Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты (2016 ел).