Сафин Айнур Эдуард улы
1997 елның 5 мартында Казан шәһәрендә туа.
2017 елда Казан театр училищесын тәмамлый.
Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында 2017 елның августыннан эшли.
Рольләре
- Масса – "Галиябану" (М.Фәйзи, 2017);
- Шаян – "Светофорда кунакта" (Аманулла, 2017)
- Иблис – "Асылкош җыры" (Рүзәл Мөхәммәтшин);
- Поезд начальнигы, Эймос, Нил, Шәһәр биючесе – «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте" (Кейт диКамилло, тәрҗ. һәм инс. Н.Кәримова)
- Ленар – "Мәхәббәт күгәрченнәре" (В.Гуркин, тәрҗ.Х.Ибраһим);
- Веня – "Ут чәчәге" (З.Хөснияр);
- Шәкерт – "Кәҗүл читек" (Гаяз Исхакый, инсценировка Н.Кәримова).