Хәкимҗанов Дилүс Данис улы
1998 елның 1 нче августында Татарстан Республикасының Арча районы Казаклар авылында
туа.
2018 елда Казан театр училищесын тәмамлый.
Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында 2018 елның
сентябреннән эшли.
Рольләре
- Официант Марлен, Сукбай – "Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте" (Кейт диКамилло,
Н.Кәримова тәрҗ., 2018);
- Веня – "Ут чәчәге" (З.Хөснияр, 2018);
- Шәкерт – "Кәҗүл читек" (Г.Исхакый, Н.Кәримова инсценировкасы, 2018);
- Хәлим – "Нигез ташлары" (Т.Миңнуллин, 2018)