Камалиев Илфат Дамир улы
Татарстан Республикасының атказанган артисты (2008 ел),
Татарстан Республикасының халык артисты (2019) ,
Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы
1973 елның 6 гыйнварында Татарстан Республикасының Биектау районы Дөбьяз авылында туа.
1996 елда Казан театр училищесын тәмамлый.
2001 елда читтән торып Мәскәүдәге Щукин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлый.
Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында 1994 елдан эшли.