Фәйзуллина Алсу Фәнис кызы
Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы
1987 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасының Яшел Үзән шәһәрендә туа.
2008 елны И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесын тәмамлый.
2013 елда Н.Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясен тәмамлый.
Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында 2009 елның ноябреннән эшли.
Рольләре
- Галиябану – "Галиябану" (М.Фәйзи, 2009);
- Сәрвәр – "Башмагым" (Т.Гыйззәт. 2010);
- Зәйтүнә – "Зәйтүнәкәй" (Р.Батулла, 2011);
- Җырбикә – "Җиде кыз" (Н.Исәнбәт, 2011);
- Зәйтүнә – "Печән базары" (Р.Әюпов. 2010);
- Бьянка – "Тискәрегә авызлык" (У.Шекспир, 2011);
- Куян – "Керпе малае дуслар эзли" (Р.Корбан, 2011);
- Енот – "Ак Барс маҗаралары" (Х.Ибраһим, 2012);
- Авыл кызы – "Алмачуар" (Ф.Галиев, 2011);
- Бәрән, Чүл кызы, Чегән кызы – "Алмачуар" (Ф.Галиев, 2011);
- Халык – "Умырзая" (Р.Харис, 2009);
- Сандугач – "Әйт әле, күбәләк" (Т.Миңнуллин, 2014);
- Алена – "Супер Светофор" (Аманулла, 2015);
- Шаян – "Светофорда кунакта" (Аманулла, 2016);
- Мәүлүдә – "Артист" (Р.Зәйдулла, 2016);
- Фирүзә – "Гашыйклар утравы" (Р.Сәгъди, 2016);
- Бәти – "Бүре һәм Кәҗә" (Р.Корбан, 2017);
- Зөһрә – "Әйдә барыйк, кызлар карыйк" (Р.Вәлиев, 2017);
- Асылкош – "Асылкош җыры" (Рүзәл Мөхәммәтшин);
- Нелли, Сукбай, Шәһәр биючесе – «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте" (Кейт диКамилло, тәрҗ. һәм инс. Н.Кәримова);
- Шәкерт – "Кәҗүл читек" (Гаяз Исхакый, инсценировка Н.Кәримова).