Әхмәтзакиров Рәис Рамиль улы
1997 елның 22 нче декабрендә Татарстан Республикасының Кукмара районы Кукмара бистәсендә туа.
2018 елда Казан театр училищесын тәмамлый.
Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында 2018 елның сентябреннән эшли.
Рольләре
- Шәһәр биючесе – "Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте" (Кейт ди Камилло, Н.Кәримова тәрҗ., 2018);
- Шәкерт – "Кәҗүл читек" (Г.Исхакый, Н.Кәримова инсценировкасы, 2018)
- Балыкчы, Мартин, Кибеттә сатып алучы, Шәһәр биючесе – «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте" (Кейт диКамилло, тәрҗ. һәм инс. Н.Кәримова);
- Тарантулла – "Ут чәчәге" (Зиннур Хөснияр);
- Шәкерт – "Кәҗүл читек" (Гаяз Исхакый, инсценировка Н.Кәримова).